ТЕ’З БАШЫ и. 1) Аякларны бөкләгәч, утыргач, чүгәләгәч, почмак булып чыгып торган тез буыны. Әмма ул, очлы бүреген тез башына элеп, стена буена утыра да иң элек тәмәке соранырга тотына иде ---. Г.Бәширов. Кияү пальтосын чишеп җибәрде, бүреген салып тез башына киертте. М.Мәһдиев

2) к. тез капкачы . Снаряд кыйпылчыгы Хисмәтнең тез башын челпәрәмә китерде, иптәшләре белән йөгереп барган Хисмәт нарат астындагы чокырга гөрселдәп барып төште. М.Мәһдиев. Икенчедән, келәткә иген ташыганда, бусагага абынып, әниең тез башын җәрәхәтләде, әле дә юньләп аягына баса алмый... Т.Әйди

3) Гәүдәнең, тәннең тез буыны турысы, шул тирәсе. Әхмәтнең өстендә әллә кайчан уңып беткән иске киндер күлмәк, ыштан ертыгыннан тез башы күренеп тора. Г.Бәширов

4) Чалбар яки оекның тез турысындагы өлеше. Әбүзәр Таймасның эре чәчәкләр төшкән күлмәк кигәнен, чалбарының тез башына ямау урынына кесә салынган булуын, чәченең дә, кара булмыйча, сары икәнлеген әйтте. А.Тимергалин. Фатыйма аңа карап сокланып туя алмады, тез башы ямалган иске колготкилы кыздан шундый ханбикә чыгар дип кем уйлаган. З.Мурсиев

5) Тез өсте, итәк, алын. Аннан соң, ханнар, әмирләр, мирзаларның өйдә чакта да тез башына бала утыртып сөйгән чаклары бик сирәк була. Р.Батулла. Өйләрендә оныкларын тез башына утыртып сөю хисләре дә калмады микәнни? Ф.Баттал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә