ТЕЗ и. 1) Балтырның калын сөяге белән бот сөяген тоташтырган буын. Аның хәле бетте, дәрманы таралып, тез буыннары өзлекте. А.Хәлим. Ахырда Микола абый бөтенләй юмартланып китә. «Ярар, үземә көтүдә бер дигәннәре үсеп килә», – дип, тезенә сугып куя. А.Хәсәнов 2) Xайваннарның алгы аякларындагы урта буын һәм шуның алгы ягы 3) Гомумән, гәүдәнең шул турысы. Көнләүчеләр – гүя астан чаккан чаян... Тезеңә бәрсәләр, кулларыңа таян! Р.Фәйзуллин. Сынмады микән? Тез тирәсен баскалап карый. Г.Тарханова 4) Чалбар-ыштанның яки оекның шул турысы. Сырган чалбар тездән югарырак яулык белән кысып бәйләнгән иде. Г.Әпсәләмов. Озын буй, өстә әллә кайчаннан искеләр арасында аунаган аксыл плащ, тезе сизрәгән лавсан чалбар. А.Гыйләҗев 5) Утырган кешенең итәге, ал. Бала тез өстендә сөйдерә, тездән төшкәч көйдерә, дип хак әйткәннәр. Х.Камалов. Бу төнге маҗараларны нечкәләп сөйләп бирергә, барыннан да бигрәк Дарья Петровнаның тезендә яткан сабыйның газапларын тасвирларга минем каләмемнең көче җитми. М.Маликова ◊ Тез астына салу Тулысынча буйсындыру, баш идерү; яулап алу. Икесе дә яу гыйлемен бик шәп үзләштергән, кала артыннан калаларны тез астына салып, Сәлим солтанның данын арттыралар. В.Имамов. Тез астына сугу Кисәк, көтелмәгән яктан зыян китерү, бик авыр хәлгә кую, бик зур кыенлык тудыру; кайгы-хәсрәткә салу. Ул шулай әкрен генә кешедән көлергә өйрәнде. Әлегәчә аның һәр кыланышын кичерә килделәр. Әлфия генә тез астына сукты, каһәр! Н.Гыйматдинова. Тәэминаттагы өзеклек әллә нинди шөһрәтле төзелешләрнең дә тез астына суга. Ф.Абдуллин. Тез буыны бушау Кисәк хәл китү, хәлсезләнү; куркып калу, каушау. Керүем булды, тез буыны йомшарды да китте бит, малай. Соңыннан әйтүләренә караганда, ап-ак кәгазь кебек агарганмын... Ф.Баттал. Тез буыны йомшау к. тез буыны бушау. Ә без сабак алыйк Үткәндәге хәтәр хәлләрдән, Тез буыны ләкин йомшамасын Мәскәү әйткән һәрбер хәбәрдән. Ә.Рәшит. Тез буыны калтырау к. тез буыны бушау. Сул яктагы бушлыкны уйлап, хатынның тәне чымырдап, тез буыннары калтырап китте. Р.Габделхакова. Тез буынын калтырату Куркыту, өркетү. Әмма моны аңлау аның тез буынын калтыратмады, киресенчә, күңеленә хөрлек, көч өстәде. Р.Кәрами. Тез буыны сыек 1) Физик яктан әллә ни көчле булмаган. Тез буыны гына сыек булырмы? Балык белән ерак китә алмассың. Р.Кәрами; 2) Йомшак табигатьле, ихтыяр көче булмаган, көчсез характерлы. Кантарлы талант тез буыны сыек шәхесне басып сыта. Р.Батулла. Тез буыны нык 1) Физик яктан көчле; 2) Кыю табигатьле, ихтыяры, характеры көчле. Менә кайда сынала солдат, тез буыны ныкмы-түгелме икәне ачыклана. Казан утлары. Тез йөгендерү к. тез чүктерү. Ә тора-бара хан була һәм ярты Җир шарын яулый, хисапсыз күп халыкларның патшаларын үзенә тез йөгендерә. Р.Зарипов. Тез йөгенү к. тез чүгү. Кошчак олан билбавын чишеп, тез йөгенеп, кынысы-ние белән хәнҗәрен казыйга сузды. Р.Батулла. Икенчеләй әйтсәк, гамәлдәге имла кагыйдәләре бер телнең икенчесенә тез йөгенүен, коллык итүен тәэмин итә. З.Мирзануров. Тез чәнчеп утыру Аякларны тездән бөкләп, тезләр өскә карап торырлык итеп гәүдәгә якын китереп утыру. Карт, күз алдына шушы күренешләрне китергәч, мендәрдән ихтыярсыз башын ала да тезләрен чәнчеп торып утыра. Г.Галиев. Төрле ризык тезелгән ашъяулык тирәсенә тез чәнчеп утырдылар. Л.Зөлкарнәй. Тез чүгү 1) Берәр нәрсәгә ихтирам күрсәтеп, мәсәлән, төрле йола һәм ритуал барышында, тезнең берсе яки икесе белән дә җиргә басу, таяну. Хөрмәтләп, тәгъзыйм итеп зур кояшны, Тез чүгә, итагатен гарыз итә. Н.Думави. Ир кеше фәкать хәрби байрак алдында гына тез чүгә... Р.Кәрами; 2) Кемнең дә булса берәр сыйфаты алдында ихтирамын белдерү, аның өстенлеген тану, шуны күрсәтү. Бу бөек музыка, аһәң алдында йөз еллык юкәләр дә тез чүгәргә әзер. А.Хәсәнов. Мин килдем, Гәнҗәви, каршыңа, Тез чүгәм һәм баш иям талантыңа. Кил, зинһар, кылсана син бер дога, Бирсен Ходаем иркенлек халкыма. В.Ильясов; 3) Тулысынча буйсыну, баш ию, каршылык күрсәтүдән туктау. Үз халкы белән аралашудан курка, тез чүгеп булса да, яулап алучылар белән ярашып яшәргә тырыша. М.Юныс; 4) Искереп, тәбәнәкләнү, авышу, җиргә сеңү (төрле корылмалар тур). --- дистә еллар буе кешесез тора-тора тез чүгә башлаган каралты-куралар сипләнә, яңартыла, кыскасы, яшәрлек хәлгә китерелә. З.Хөснияр; 5) Кыенлыкларга каршы тора алмау, нык бирешү, артка китү. Кем-кем, ләкин Калинин исемендәге колхоз тез чүгәргә тиеш түгел иде. Кызыл таң. Тез чүктерү Тулысынча буйсындыру, баш идерү; яулап алу. Мәшрикътагы ничә ханны, тау солтаннарын тез чүктергән, алтын тәхет ханнарын пыран-заран китергән әмир Тимернең моңарчы үзенә буйсынудан баш тарткан әсирләрне күргәне булмады. Р.Батулла. Минем әле Көнбатышта кичектергесез бурычларым бихисап. Литваны, Польшаны, Ливонияне, Курляндияне тез чүктерәсем бар. М.Әмирханов |