ТЕГҮЧЕ и. Тегү эше остасы; башлыча кием-салым тегү белән шөгыльләнүче һөнәрче; кием тегү тармагында эшләүче кеше; җөйче. Үтә ачык чырайлы сүзчән кешеләр булып чыктылар болар, ире Бишбалтадагы кайсыдыр бер әртилдә тегүче булып эшли икән ---. Ф.Хөсни. Ә элек өй саен оста, урам саен тимерче, ике йортның берсендә тегүче була торган иде. Р.Вәлиев |