ТЕГҮ I ф. 1) Тукыма, күн, кәгазь-катыргы кебек йомшак юка нәрсәләрнең кырыйларын җеп белән беркетү, җөйләү. Алып кайтканда, [шинель] миңа озын булгач кистермәкче идем, әни риза булмады, итәген, җиң очларын бөкләп тегеп кенә куйды. В.Нуруллин

2) Махсус өлгеләр белән киселгән күн, тукыма һ.б.ш. материал кисәкләреннән кием-салым, тышлык, япма һ.б.ш.лар ясау. Күлмәкләре күп иде Әкълимәнең. Әнисеннән калган иске «Зингер» машинасын келтердәтеп, аларны кыз үзе текте. Г.Әдһәм. Әтием Хәмидулла – оста тегүче, ирләргә каракүл бүрекләр, каракүл якалы затлы пәлтәләр текте. Г.Галиева

3) Берәр нәрсәне тукыма, күн һ.б.ш. материал эченә салып, авызын җөй белән беркетү, шуның белән тышлау. --- кия торган күлмәгенең итәгенә әллә ниткән догалар язган бөтиләр дә тегеп бактым – булмады, файдасы тимәде ---. Гали Рәхим. Гитлерчылар тарафыннан туган-үскән җирләреннән концлагерьларга куылган Европа кешеләре, юлда азыкка алмаштырырга яки берәр кара көнгә ярар дип, кием эчләренә төрле кыйммәтле әйберләр тегеп куя торган булганнар. Г.Әпсәләмов

4) Берәр өслеккә энә һәм җеп ярдәмендә нәрсәдер җөйләп беркетү, тагу, ябыштыру. Ә үзе чемоданыннан ялтырап торган кара күн тужурка алып, аңа погоннар тегәргә кереште. Х.Камалов. Кителенең якасына ап-ак ситсы текте, бөтен булган җиз төймәләрен теш порошогы белән чистартты. М.Мәһдиев

5) Нәрсәләрне дә булса җеп, бау, тимерчыбык һ.б.ш.лар ярдәмендә үзара беркетү. Ул кәгазьләрдән Муса үзенә кечкенә генә куен дәфтәре текте һәм моңарчы шигырьләрен шунда язып барган иде. Р.Мостафин

6) Берәр нәрсәне бик күп кадак белән тезмә рәвешендә кадаклап беркетеп кую, рәттән кадак кагып чыгу. Тегү осталары, бәпкә утыртып, гәрничкә тотынган булганнар – гәрнич тегелмәгән. Гәрнич теккәч, калган эшләрен беләсең инде. X.Сарьян

7) күч. Ялган фактларга таянып нахак гаеп тагарга тырышу. Рудныйны либераллыкта гаепләргә барча сылтаулар бар. Персональ эш «тегәргә» мөмкин. Х.Камалов

Тегә башлау Тегәргә керешү. Авылның киенергә, бизәнергә яратучы хатын-кызлары күлмәкне аңа биреп тектерә торган булдылар. Ул өс киемнәре дә тегә башлады. М.Галәү. Сугыш башланыр алдыннан, авылда тегү артеле ачылды. Солдат киеме, бияләй, бүрек тегә башладылар. М.Мәһдиев

Тегә тору Эзлекле рәвештә тегү. Ә менә хәзер, мин үсә барган саен, әни аның итәген дә, җиңен дә түбәнрәк төшереп, озынайтып тегә тора. В.Нуруллин

Тегеп алу Бераз вакыт тегү; тиз генә тегү

Тегеп бетерү Барысын да тегү; тегүне тәмамлау. Һәркайсы үзенең кул эшен: кайсы тегеп бетерәсе күлмәген, кайсы чигелеп бетмәгән алъяпкычын, кайсы киерге белән келәм алып килгән. М.Галәү. Кар көртләрен түгеп бетердем. Һәм, кояшка бик охшыйсым килеп, Яңа күлмәк тегеп бетердем. Ф.Җамалетдинова

Тегеп бирү Кемгәдер тегү. Өстемә яңа күлмәк кидерделәр, камзулымның төшкән төймәләрен тагып, сүтелгән урыннарын тегеп бирделәр. Г.Бәширов. Кат-кат өшкереп, әби бөти тегеп бирде. А.Хәсәнов

Тегеп җибәрү Берәр башка эш-гамәл белән рәттән, өстәмә рәвештә тегү; көтмәгәндә тегәргә булу. Алып җибәр, тегеп җибәр, күргәннәрнең күзе ут булсын! Г.Бәширов

Тегеп йөрү Төрле вакытта, төрле җирдә тегү; шактый вакыт тегү белән шөгыльләнү. Шәрип абзый да әти кебек яшьтән үк авыл арасында тегү тегеп йөргән. Т.Нурмөхәммәтов

Тегеп карау Тегү тәҗрибәсе ясау. «Ак калфак» оешмасы әгъзалары һәрберсе, кулларына инә-җеп алып, калфак тегеп карадылар. Казан утлары

Тегеп кую Алдан ук тегү; тегеп әзер хәлгә китерү. Кара син аны ә, карап кына тоткан күлмәклекне кисеп, нәрсә тегеп куйган. Р.Сәгъди. --- ачык яшел төстәге япмалар, үтә күренмәле яшел пәрдәләр тегеп куйгач, бу бүлмә дә хан сараена охшап калды. А.Әхмәтгалиева

Тегеп ташлау Тиз-тиз тегү; аннан-моннан гына тегү. Кая, китер әле, үзем ялт иттереп тегеп ташлыйм. А.Алиш

Тегеп тору Даими, әледән-әле яки хәзерге моментта тегү; тегү эше белән мәшгуль булу. Быелгы чыгышка махсус сәхнә киемнәрен тегеп тормадым. Кәеф ничек?

Тегеп утыру Озаклап тегү. Вафаның хатыны коймак пешерә, Зөһрә әби Сафага тула оек тегеп утыра. М.Галәү. Кичә кич вакыт узсынга тегеп утырган мендәр сүрүен бер читкә алып куйды да түшәген җыештыра башлады... Г.Гыйльманов

Тегеп чыгу Барын да тегү; башыннан ахырына кадәр тегү. Шау-гөр килеп, кичә без тегеп чыккан яңа жикетларны карыйлар. Г.Бәширов. Өйгә кайткач, җөйләрен тагын бер кат кулдан тегеп чыксаң, салмый кияргә була рәхәтләнеп. К.Кара

Тегеп яту сөйл. Тегү эшендә булу. Көзгече Степан Муллиннан сорау алу беркетмәсен ишләре янына тегеп ятканда, бүлмәгә Касыйм килеп керде ---. Т.Әйди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә