ТЕГЕШТЕРҮ ф. 1) Сирәк кенә, әледән-әле тегү. Әниләре, хан заманыннан калган иске «Singеr»ны теркелдәтеп, үзләренә, күрше-күләнгә кием-салым да тегештерә. Н.Көбәш 2) Аннан-моннан гына тегү, теккән төсле итү. Солдатлар кием-салымнарын чистарту һәм тегештерү, азрак ял итеп алу хәстәрен күрә башладылар. И.Хуҗин. Шул кичтә әтисе чын каеш бауны, тегештереп, авылның аргы очындагы хуҗаларына кире илтеп тапшырды. Ф.Җамалетдинова Тегештереп кую Тегештереп әзер итү. --- сандалиларым да тәмам эштән чыкты. Базар мәйданыннан, эзләнеп, җеп, тимерчыбык кисәкләре табып, тегештереп куйдым. Л.Гыймадиева |