ТЕГЕРМӘНЧЕЛЕК и. Ашлык тарттыру эше; хуҗалыкның шуның белән шөгыльләнгән тармагы. Халыкның тормыш-көнкүреше уртача, монда тегермәнчелек, тимерчелек, тегүчелек, чабата ясау, умартачылык белән шөгыльләнәләр. Х.Садри. Тарихи белешмәләргә караганда, XIX гасырның соңгы чирегендә Татарстанның Биектау районы Өбрә авылында да халык, тегермәнчелек, мич чыгару, тегүчелек белән бергә, чабата ясап сату белән шөгыльләнгән. А.Тимергалин |