ТЕГЕРМӘНЧЕ и. 1) Тегермән механизмын карап, эшләтеп торучы, гомумән тегермәндә эшләүче кеше. Ике елдан соң, хәлләнеп, бүрәнә йорт торгызалар. Әткәйне авылдагы тегермәнгә тегермәнче итеп куялар. С.Ибраһимова. Ник ул егет өчен чәчеңне агартасың? Тиздән болай да уңмаган тегермәнче кебек ап-ак буласың бит инде. Т.Галиуллин 2) иск. Тегермән хуҗасы, тегермән тотучы. Татар тегермәнчесенең буасы китсә, ул моны су бабасыннан күрә һәм, аның күңелен йомшарту өчен, суга ярма белән тоз яисә тоздан гына торган төргәк ата. Гали Рәхим. Тамчы гына булган терекөмеш әкертен-әкертен буаны тишә дә, су, язгы ташкын шикелле, буаны эссе җәйдә агызып китә. Көндәш тегермәнчеләр берсенә берсе шундый этлек кылалар. Уйлар дәрьясында |