ТЕГЕРМӘН и. 1) Игенне ярма яки он итеп тарттыру өчен махсус җайланма, машина. Тегермән ташын күргәнең бармы синең? А.Гыйләҗев. --- булган орлыктан кара он тарттылар. Тегермән сабын әйләндерә-әйләндерә, Хәлимнең уч төбе ике кат сөялгә катты... Г.Гыйльманов

2) Шундый җайланма урнаштырылган махсус бина. Югыйсә авыл тулы балта остасы, ә авылда тегермән салучы юк. В.Нуруллин. Ашап алганнан соң, Яков Әмирне Чәрмәсән буена, тегермән янындагы кечерәк йорт күләгәсенә алып китте. В.Имамов

3) Төп эше ашлык тарттыру булган хуҗалык предприятиесе. Мин тегермән тотучы бер байда ялчылык итәм. М.Галәү. Унтугызынчы гасыр азагында парлы тегермән хуҗасы, сәүдәгәр хатын Макариха эрләүчелек берләшмәсе оештыра. Кәеф ничек?

4) Гомумән, каты бөртекле нәрсәне дә булса ваклый торган җайланма, машина төре. Борыч тегермәне

5) күч. Пропеллеры яки әйләнә торган башка детале булган уенчык. Бүген Әнвәр, атлап комлы юлдан, Ясап бара нәни тегермән. Ш.Мөдәррис. Без бу [язгы] көннәрдә кечкенә чокыр-чакырларга бәләкәй генә тегермәннәр, чарыклар корып уйныйбыз. Г.Галиев

6) күч. Туктаусыз хәрәкәттә булган, көчле, котылгысыз күренеш турында. Ах, белсә-сизенсә икән кайнар йөрәкле егерме бер яшьлек егет нәкъ тагын егерме бер елдан Сталин корган үлем тегермәне аны да сытып ташлаячагын! М.Шабаев

Тегермәне (әйбәт, шәп) тарту Күп һәм комсызланып ашаучы кеше турында. – Я, ничек, тётя Фая? – диде ул, малайлардан ишеткәнен кабатлап. – Егетләрнең тегермәне шәп тартамы? М.Әмир. Җитешеп калыгыз, Фәрдинең утыз ике ташлы тегермәне тарта башлады. А.Гыйләҗев. Тегермән тарттыру к. тегермән тарту. – Синең бөтен эшең телең белән тегермән тарттыру, – дигән, имеш, аңа Сәгыйдә апай. Ә.Хәсәнов. Тегермән тарту 1) Артык күп сөйләшү; юк-бар сөйләү, ләчтит сату. – Ярар, бушка тегермән тартмыйк әле, – диде Фарукҗан, бәхәсне туктатып. Т.Әйди. Килеп керүгә, Сабит Садыйкович сүзгә кушыла, һәм аның ару белмәс, тиктормас теле гел тегермән тартуда. З.Хөснияр; 2) Йоклаганда гырылдау. Авырулар кыска вакытлы тынычлыкка талганнар. Төрле көйгә, төрле тавышларга «тегермән тартканнары» ишетелә. Г.Әпсәләмов. Тегермән таш(лар)ыдай к. тегермән ташы кебек. Улай дәдә, күкрәгенә терәп, тегермән ташыдай икмәкне телемләп турый башлады. Р.Батулла. Тегермән ташы кадәр (хәтле) 1) Зур һәм авыр; 2) Зур, җитди, олы куаныч яки көенеч турында. Әйт инде, ахирәт, сөенечең чынлап та тегермән ташы хәтле зур булса, менә шул йөзегем сиңа булыр. К.Тинчурин. Башкаебызга тегермән ташы кадәр кайгы төште бит. X.Сарьян. Тегермән ташы кебек (шикелле) 1) Нык һәм эре тешләр турында. Хәзрәтнең тешләре тегермән ташлары кеби иде. Г.Тукай; 2) Зур һәм авыр. Култык астында тегермән ташы кадәрле бодай күмәче; түшенә кадакка якын шикәр кыстырган; кесәсендә бер кисәк кер сабыны. М.Хәсәнов. Тегермәненә су кою Эш-гамәле яки сүзе белән кемгәдер ярдәм итү, шуның яклы булу, билгеле як, партия, группа яки шәхес файдасына эшләү. Ни генә эшләмәсен, һәр адымында ул шовинистлар тегермәненә су койды. Г.Әпсәләмов. Мылтыкны чиста йөртмәү – дошман тегермәненә су кою ул! Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә