ТЕГЕ’НДИ-МОНДЫЙ с. 1) Әллә ни әйбәт булмаган, уртача гына сыйфатлы, урта кул (әйберләр тур.). Өстәлдә самавыр җырлап утыра. Тегенди-мондый гына самавыр түгел – элек-электән бу йортның күрке булган җиз самавыр ул. Р.Галиуллин 2) Вак-төяк, әһәмиятсез, ни җитте шул (кешеләр тур.). Хәмидә апаның җырлавын тыңлап кайтам мин. Ә ул тегенди-мондый гына җырчы түгел. В.Нуруллин. --- үзеңнең бәяңне белгәнеңә ышаначаклар, шуннан тегенди-мондый шырды-бырдылар синең белән әңгәмә корып утырмас. Э.Яһудин 3) Әллә нинди, бик сыйфатлы, бик әйбәт. Әле бергә мәҗлесләрдә дә булганнары бар, шул Әлфәт әзерләтә бит иде аңа токмачлы аш, катык, итнең тегенди-мондыен. Аракының да пичәтлесен. Р.Газиз 4) Теләсә нинди, һәртөрле, төрле-төрле. Бу юл инде миңа бик таныш, әни белән тегенди-мондый вак-төяк сатарга гел шушында килә идек. Ф.Яруллин. Акыл үсешендә, тән-гәүдә торышында тегенди-мондый тайпылышлар булмасын өчен, бала белән туктаусыз шөгыльләнү, аны үзеңнән бер адымга да калдырмау кирәк. К.Җәмит 5) Килешмәгән, кирәк булмаган; шикле, законсыз (эш-гамәл тур.). Бикәнең тегенди-мондый эшләрен сизмәдеңме? М.Галәү. Малайлар да тегенди-мондый «һөнәрләрен» күрсәтә башлады. М.Садыйков 6) Тәрбиясез, әдәпсез; әхлаксыз, бозык (кеше тур.). Сез мине тегенди-мондый кызыкайдыр дип уйлый күрмәгез. З.Хәким |