ТЕГЕ’НДИ а. 1. 1) Икенче төрле; үзгә, башка, аерым. Чаллы белән авыл арасын ничек үтәргә?! Автобуслар йөрми, тегенди машиналар утыртмый. А.Гыйләҗев. Атна арасында, тегенди көннәрдә сирәк-мирәк җәйләп ятучыларны искә алмаганда, [бу утрауларда] кеше-кара күренми диярлек. Ф.Гарипова 2) Телгә алынган, мәзкүр, әйтеп үтегән, баягы. Акчаны ай саен таптык без, тик мин алтын кибетләрендә тегенди йөзекне күрмәдем. Н.Гыйматдинова 2. с. мәгъ. 1) күч. Сәер, әллә нинди, ят. – Сөйләмим, барыбер ышанмыйсың син. Сезнең халык тегендирәк ул... Әкияткә боручан, – диде. Н.Гыйматдинова. Ә тегенди, «Әйдәгез!» дип кычкыра-кычкыра, сәхнәдә концерт урынына дискотека куеп йөрүчеләрне карарга яратканнар килмидер, әлбәттә. Тамаша 2) Әшәке, начар, килешмәгән; тәрбиясез, әхлаксыз. Дөрес, синең кыланышларыңда тегенди яклар бар. Г.Кутуй. Тегенди авыруы бар икән, шуңа күрә өйләнә алмыйча йөри икән, диләр. Р.Батулла 3) Шикле, шомлы, куркыныч; законсыз, җинаятьчел. – Ниндирәк адәм ул? – Kүпне күргән кешегә охшый. --- – Тегенди кеше түгелме? Х.Камалов |