ТЕГЕНДӘ’-МОНДА рәв. 1) Төрле урында; теләсә кайда. Тегендә-монда агач-такта кисәкләре ята, менә учак урыны да бар. Г.Гыйльманов 2) Әле бер якка, әле икенче якка, бер яктан бер якка, арлы-бирле. Чатанның каушап калудан бернинди карарга килә алмыйча, тегендә-монда чабышкан егетләрен чүпләделәр генә вертолёттан. А.Хәсәнов. Шыштыр, үз-үзен кая куярга белмичә, арлы-бирле, тегендә-монда йөренә. Х.Ибраһим 3) Төрле якка, төрле урыннарга; теләсә кая. Мин монда рәсми кәгазьләрне тутыру, төрле оешмалардан рөхсәт алу өчен тегендә-монда чабулар, кирәкле кишер яфракларына тиешле ришвәт турында сөйләмим. Х.Ширмән. Солтанъяр агай, мин сезне тегендә-монда таратуда мәгънә күрмим. З.Мурсиев 4) Берәр җиргә, кая да булса. Алай тегендә-монда барасым юк бугай. З.Хәким 5) Кирәкмәгән, килешмәгән, тиеш булмаган җиргә. Мин биргән акчаны тегендә-монда тотма, кирәккә генә тот. З.Хәким. Кеше өлешенә кереп, тегендә-монда барып кысылуны җене сөйми, Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә, ачуланып, газабын ирештерүе бар. Ф.Яхин 6) Анда-санда, кайбер җирдә генә, сирәк урыннарда |