ТЕГЕНДӘ а. 1) Билгеле урында, күрсәтелгән җирдә. Әнә тегендә бәйләм-бәйләм китаплар өелеп ята. А.Тимергалин. Әнә тегендә, өянке артында, муеннарына бинокль аскан ике малайны күрәсеңме?.. А.Гыймадиев 2) Икенче җирдә, башкарак урында. Тегендә кәмитчеләр шау-шуы, монда гармун көенә карусель әйләнә, таган атыналар. А.Тимергалин 3) Ерактарак, арырак. Мәктәп тегендә калды, ә нигә бакчасы монда? А.Гыйләҗев 4) Күрсәтелгән урынга, шул якка табан, шул юнәлештә. – Әйдә, тегендә меник әле, – дип, өстәл янындагы тәрәзәгә ымлады Кәрләбикә. Л.Закиров 5) Берәр куркыныч җирдә (җиргә), исемен әйтергә ярамаган, әйтәсе килмәгән җирдә (җиргә). «Тегендә» киткәндә дә, үз өеңдә, караучыларың янда булганда, әкрен генә китеп барсаң иде ул... Казан утлары |