ТЕГЕЛМӘ и. Бер төрле документ, кәгазь яки газет-журналларның бер төпкә беркетелгән җыелмасы. Госпитальдәге кызыл почмакка Дамир журнал тегелмәләрен караштырырга кергән иде, кулына БАМ турында бер яңа китап эләкте. С.Шәрипов. --- без «Фикер», «әл-Ислах» гәзитләрен, «Уклар», «Яшен», «Ялт-йолт» журналлары тегелмәләрен кабат күздән кичердек. З.Рәмиев |