ТЕГЕЛЕШ и. Тегелү сыйфаты; тегелү рәвеше. Шушындый чүпне алалармы? Күзегез чыкканмы әллә? Тегелеш ипсез, ефәге кыштырдамый... Чын кытай ефәгеннән тегелгәне унбиш тиен көмеш тора аның. Ш.Усманов. Затлы-затлы костюмнар, чалбарлар, пинжәкләр, футболкалар, күлмәкләр тезелеп киткән. Нинди тегелеш, нинди тукыма, нинди размер кирәк, җаның нәрсә тели? М.Кәбиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә