ТЕГЕЛӘЙРӘК с. 1. 1) Берәр ягы гадәттәгедән, нормадан начар, ким, кайтыш. Хафиз бабай белән гәпләшүләр Бара авыр, китә озакка: Йөзгә җитеп, аннан узгангадыр, Тегеләйрәк бераз колакка. Ш.Мөдәррис. Күләме ун юлдан артса аз гына артыр. Эчтәлеге аннан да тегеләйрәк. М.Гайнетдин 2) Берәр ягы гадәттәгедән, нормадан, башка кешедән артык, көчлерәк, яхшырак. Ирләр бит, бер тотынсалар, бала-чагаңнан да тегеләйрәк! Р.Гаязетдин 3) Авыр, кыен, мөшкел. Х. Туфанның үзенең хәле дә Г.Ибраһимовныкыннан да «тегеләйрәк» була (Казаннан качып китәр көннәренә ярты еллар гына калган). М.Гайнетдин 4) Сәер, гадәти булмаган, әллә нинди, ят. Болар шул тегеләйрәк икән, дип уйлап куйды ул, тегеләйрәк дигәнен рәтләп үзе дә аңлап бетермәстән. Ф.Хөсни 5) Акылга зәгыйфь, тулы түгел. Бу карчык – иремнең әнисе, бераз аңы тегеләйрәк, әле яңа гына сары йорттан чыкты. Х.Камалов. --- шул мәлдә миемне бер гасабилы уй көйдереп узып китте: «Я Хода бәндәсе, тегеләйрәк түгелме соң син?» Н.Гамбәр 2. рәв. мәгъ. 1) Башкача, башка рәвештә. «Син, Габделҗәмил, тегеләйрәк итеп кара, болайрак эш кылып кара», – дип киңәш биргән картларның авызын тиз томалады. М.Кәрим. Дәү абзыйлар: «Ленин кимәнең койрыгын болайрак тоткан иде, ә икенче берәү, бәлки, тегеләйрәк тотар», – диләр, үзара сак кына сөйләшкән чакларында. Ә.Еники 2) Битәр, яманрак, артык. Сак булыгыз, явыз тел! Эттән тегеләйрәк тешли... Ш.Галиев. Мин сугышны күз алдына китереп, үземне фронтка озатачакларын уйласам, Зәкия миннән дә тегеләйрәк уйлый торгандыр. М.Харисов 3) Җитдирәк итеп, катгый рәвештә. Ә син, Халикъ абзый, Нәсимә түтигә [мәсьәләне] тегеләйрәк, кабыргасы белән куй! Ш.Камал |