ТЕГЕЛӘ’ЙМЕ-БОЛАЙМЫ рәв. 1. Ничек булса да, ничек тә, берәр ничек, берәр юл белән. Ул алып килгән борчулар укытучыларның барысына да тегеләйме-болаймы кагылды. М.Мәһдиев. Шул рәвешле, җирнең төрле кыйтгаларындагы хәлләр белән тегеләйме-болаймы танышканнар, әйләнә-тирә мохиткә, чынбарлыкка мөнәсәбәтләрен белдергәннәр. Фән һәм тел

2. кер. с. функ. Һәрхәлдә, барыбер, ахыр чиктә, ничек кенә булмасын. Ә кеше, тегеләйме-болаймы, гел бәхеткә омтылып яши. И.Вәлиулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә