ТЕГЕЛӘЙГӘ а. 1. Теге якка, билгеле юнәлештә, күрсәтелгән якка. – Кая таба киттеләр? – Әнә тегеләйгә... Т.Гыйззәт. Мин аңа, чәнечкеле тимерчыбык борылып тегеләйгә киткән җирдә, почмакта, ермак бар шикелле, шуны тикшер, дигән идем. Х.Камалов

2. рәв. мәгъ. 1) Башка якка табан, икенче юнәлештә; кире якка. – Син, әнә тегеләйгә карап, төпкә утырып тор, – диде. – Мин әйтмичә, болайга борылма, яме. М.Хуҗин. Болайга барып карыйбыз, тегеләйгә. Р.Фәйзуллин

2) Башка юнәлеш биреп, башка юнәлешкә туры китереп, башка якка каратып. Өстәл болай борылган, карават тегеләйгә. Кәеф ничек?



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә