ТЕГЕЛӘЙ-БОЛА’Й ИТҮ ф. 1) Тегендә-монда, төрле якка хәрәкәтләндерү, төрлечә әйләндерү, боргалау. Әйе, нәкъ бер җир буе ара калганда, Гаделия җиргә кадаклангандай кинәт туктап калды һәм тамак астындагы яулык төенен буш кулы белән бераз тегеләй-болай итте ахрысы, тамагын да кырды. М.Мәһдиев

2) Төрле нәрсә эшләү; теләсә нәрсә эшләү. Сандра аны [җәмкине] кулына алып кыскалап та, тегеләй-болай да итеп карады, аннары, Сафуанга күз сирпеп, тагын сөйкемле елмайды ---. З.Мәхмүди

3) Берәр максатка ирешү өчен төрле ысуллар кулланып карау, нәрсә итсә дә итү. Тиз генә мәхдүмне баудан төшереп, ясалма сулышлар алдырып, тегеләй-болай итеп коткарып калалар. Р.Батулла. Тракторчы тегесен-бусын актара, тегеләй-болай итеп карый, ләкин һич кенә дә төзексезлекнең сәбәбен таба алмый. Г.Рәхим

4) Аннан-моннан гына, җиңел генә карап яки бик тиз эшләп кую. Мин әсәремне тегеләй-болай итеп кенә тәмамлый алмыйм. Мин аның нәкъ тормыштагыча булуына, ягъни реаль булуына ышанырга тиеш. Г.Әпсәләмов

5) Тиешсез, тыелган, законсыз, әхлаксыз һ.б.ш. нәрсә эшләү. Мораль шундый: сине яшь кыз вакытыңда теләсә нинди кабахәт тегеләй-болай итеп мыскылласа да, син безнең заманда барыбер бәхетле кеше булырга тиешсең. Г.Әпсәләмов. Бу канунга үзгәрешләр кертү тегеләй-болай итегез дигән канун түгел ---. Н.Алан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә