ТЕГЕЛӘ’Й-БОЛАЙ рәв. 1. 1) Төрле юнәлештә, әле бер якка, әле икенче якка. Әбекәе, --- табагач белән табаны тегеләй-болай боргалаганнан соң, берара җитез генә хәрәкәт белән көлчәне кабат теге кызыл шакмаклы ашъяулыкка төшерә дә өстен тастымал белән каплап куя. А.Юнысова

2) Ике якка, бару һәм кайтуны исәпләп. Ерак болынга да барып карады. Тегеләй-болай биш чакрым. Яңа басудан да эзләде. Тегеләй-болай алты-җиде чакрым. Р.Батулла

3) Теләсә ничек, теләсә нинди рәвештә, берәр ничек; теләсә кая; теләсә кайда. Тик шуны истә тот, Биксылу: тегеләй-болай хәйләләмәскә! Ф.Яруллин. Нигезне ятим итәсе килмәсә, йөрмәсен тегеләй-болай тәгәрәп, даладагы дүңгәләк шикелле. Г.Якупова

4) Саксыз, тәртипсез, тәрбиясез, законсыз һ.б.ш. рәвешле. Тегеләй-болай кыланырга бит акча кирәк, ә аны каян аласың? М.Мәһдиев. Тегеләй-болай кактырып-суктырып сөйләшкән булалар. Сизәм, куркытырга исәпләре. Т.Миңнуллин

5) Аннан-моннан, тиз-тиз генә, җиренә җиткермичә, җитди якын килмичә. Димәк, бәйрәмне тегеләй-болай гына түгел, чын күңелдән итәләр. Г.Бәширов. Өйгә кайтып тегеләй-болай гына капкалап чыгып йөгерергә туры килде. М.Мәһдиев

6) Җиңел генә, җайлы гына, артык тырышмыйча. Тегеләй-болай гына кулга төшерерлек түгел дә түгел инде [кызны]. К.Миңлебаев

7) Очраклы рәвештә, махсус түгел, ялгыш кына; аерым максатсыз. Хәзер инде ул машина белән үз йортына бик сирәк кайтты, тегеләй-болай кулга кергән нәрсәләрен Даниягә түгел, бәлки бүтәннәргә ташыды. Н.Фәттах. Энем, шаярма. Хаҗимулла абзаң җитди кеше, тегеләй-болай гына йөрмидер. Г.Каюмов

8) Уйламыйча, юри генә, җитди рәвештә түгел. [Рәхим:] Самомдили яздыңмы? Әллә тегеләй-болай сызгаладыңмы? [Гыйззәт:] Ни дигән сүз инде ул? Билгеле, яздым. Һ.Такташ. Ә син, егетем, чынлап өйрәнергә телисеңме? Әллә тегеләй-болай гынамы? Г.Әпсәләмов

2. с. мәгъ. 1) Төрле, теләсә нинди. --- синең тегеләй-болай уйлануларың, шикләнүләрең аларны кызыксындырмый, алар үзләре уйлый белә. Г.Әпсәләмов

2) Бик үк әйбәт булмаган, уртача сыйфаттагы, ни җитте шундый

3. хәб. мәгъ. Әлләни әйбәт түгел, уртача. Үзегез беләсез, безнең эшләр ул чагында тегеләй-болайрак кына иде. С.Сабиров

4. и. мәгъ. 1) Нәрсә дә булса, берәр нәрсә, ниндидер хәл. Мин бит тамгалы карга, тегеләй-болай була калса, ансат кына миңа ягачакларын беләм. Н.Әхмәдиев. Тегеләй-болай диярлек дәлилләрем дә, вакланып йөрергә вакытым да юк. М.Хәсәнов

2) Берәр көтелмәгән, гадәттә күңелсез хәл, уңышсызлык, күңелсезлек. Тегеләй-болай килеп чыкса, бик тиз арт сабагын укытырлар. Ф.Яруллин. Юк, тегеләй-болай булган тәкъдирдә дә, минем өчен әлегә ул исән-сау. Ул яши, яшәсен. В.Нуриев

3) Гайбәт, имеш-мимеш. Төрле сүзләр йөри: имеш, Галинең башка хатыны бар икән, тегеләй-болай, фәлән-фәсмәтән. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә