ТЕГЕЛӘЙ а. 1. 1) Теге якка, күрсәтелгән юнәлештә. Син инде әнә тегеләйрәк, келәтләр алдынарак барып бас. З.Зәйнуллин

2) Теге якта, тегендә. Сәүдә залы тегеләйрәк урнашкан. Ә.Дусайлы. Мәһабәт баскычлы бина төзеләчәген белсә, моннан йөз еллар элек бу агачка җан өргән кеше аны тегеләйрәк утырткан булыр иде. М.Галиев

2. рәв. мәгъ. 1) Арырак, ераграк. – Кайда? – Әнә тегендә, астарак, яшен суккан чыршыдан тегеләйрәк. Н.Фәттах. Урын бир кунакка. Тегеләйрәк бар! Г.Сабитов. Хәләф Борһанович, кинәт күңеле төшеп, ачуланып, хатынына терсәге белән төртте: – Кит тегеләйрәк! Т.Гарипова

2) Башкача, үзгәчә, икенче төрле; башка рәвешле. Сызымнарга, макетка кызыксынып карадылар, сораулар яудыра башладылар, тегесен болайрак, бусын тегеләйрәк итәргә кирәк иде дип, теләкләр әйттеләр. М.Маликова

3) Нигездә, гомумән алганда; гадәттә. Хәйбулла иптәшне тегеләй без акыллы кеше дип беләбез. Ш.Камал. – Ә тегеләй ничек? – Тегеләй өч ел бергә укыдык. Бер бүлмәдә яшәдек, ул укытучы булырга дип әзерләнгән иде. М.Мәһдиев

4) Теләсә ничек; кирәкмәгән, килешмәгән рәвешле. Тик менә килендәш кенә тегеләйрәк булып китте бит әле, каениш. В.Нуруллин. Имеш, ул тегеләй булган икән, егетләр белән шаярган икән, ниндидер хилафлыгы беленгәч, Варистан киткән, ди. Х.Камалов

3. кис. функ. Әйтелгән фикерне көчәйтү өчен кулланыла. Район прокуроры белән тикшерүчеләргә ришвәт бирде дип, бөтен дөнья сасыр, күзеңне дә ачырмаслар тегеләй! М.Хәсәнов. Безнең якта көр ат күрсәләр, сырт өстендә йомырка торырлык, дип әйтәләр иде. Моныкында өч йомырка тәгәрәтерлек тегеләй. Г.Сабитов

Тегеләй генә Болай гына, аерым максатсыз, җитди уй белән түгел. [Бикә:] Сиңа нәрсәгә! Кызыктыңмыни? [Килен (кызарып):] Тегеләй генә сорыйм. Г.Исхакый. Тегеләй дә Болай да, шул килеш тә, шуннан башка да. Бу арада тегеләй дә бик гасабилана башладым бугай. Г.Әпсәләмов. Театрга тегеләй дә ошый иде, ә хәзер һәйбәтләнде төсле. Н.Нәҗми. Тегеләй дә болай Гаеп итү, тәнкыйть сүзләре, гайбәт турында. Соңыннан тегеләй дә болай, фәлән дә фәсмәтән дип йөрерлек булмасын! В.Нуруллин. Имеш, Византия архитектурасына охшатып заманча салганнар икән дә, тегеләй дә болай, алай да тегеләй. Р.Сәгъди. Тегеләй дә, болай да Һәм шулай, һәм башкача; теләсә ничек, ничек тә. Тегеләй дә итеп карыйм, болай да маташтырам, юк кына. Г.Рәхим. Тегеләй дә, болай да ятып карады ул, һаман урынның җаен тапмады. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә