ТЕГЕ-БУ а. (тегенең-моның, тегеңә-моңа, тегене-моны, тегеннән-моннан, тегендә-монда) 1) Һәртөрле нәрсә, теләсә нәрсә. Бушаган стаканга ул яртыга якын итеп аракы салды һәм, теге-бу турында сөйләнгәләп, һаман үзләре янында басып торган Исламга сузды. Н.Фәттах

2) Берәр нәрсә, нәрсә дә булса, нидер. Лена да алар яныннан узып-узып киткәли. Алар белән юк-бар сүз алышкан булып, кырыйларында туктала. Теге- бу кирәкмиме, дип сораша. М.Вәлиев

3) Берәр төрле; теләсә нинди. Кичкә хәтле бабагыз чишмә һәм елга тирәсендә әйләнер, аннары абзар-курада теге-бу эш табып вакыт уздырыр, эңгер төшкәч кенә, анда да түр якка узмыйча, алгы бүлмәдәге диванга утырып ял итәр. Ә.Баян. Һәр Ходай бирмеш көнне Тавис иртүк атын җигә дә фермага китә. Эшкә карусыз, бригадир аның теге-бу эшне өзгәнен, каршы килгәнен белми. М.Мәһдиев

4) Юк-бар, вак-төяк нәрсәләр яки әһәмиятсез кешеләр. Мин бит сезгә теге-бу түгел! Р.Батулла. Теге-бу түгел, Халисә җиңгинең олы малае тагын да калынаеп, типсә тимер өзеп, авызына сигарет капкан кыяфәттә кайтып төште. Ф.Яхин

Теге-бу булу Берәр көтелмәгән хәл, күңелсезлек килеп чыгу, хәл начар якка үзгәрү. Мәскәүгә китеп эшли башлагач, туган ягымны сагынудан теге-бу була калса дип, алдан ук язып куйдым. Г.Бәширов. Менә ул кайдадыр йөри, ә син аның һәр адымын йөрәгең белән озата барасың, теге-бу булмагае дип куркып торасың. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә