ТЕГЕ а. 1. 1) Кемнең яки нәрсәнең дә булса сөйләүчедән читтәрәк торганы; аргы, ераграктагы; киресе: бу. --- колхоз зур каз-үрдәк фермасы ачып җибәргән, хатын-кызларның күбесе шунда чуала, ир-ат теге ярдагы райүзәк белән бу як арасында Агыйдел аркылы паром йөртә ---. Ф.Хөсни

2) Монысы түгел, башкасы, икенче бер. Таксидан шактый гына әйберләр: төеннәр, кәрзиннәр, ящиклар төште, ләкин теге вакыттагы кебек нәфис чемоданнар төшмәде, музыка кораллары салынган футлярлар да күренмәде. Ф.Хөсни. Теге килгәндәге кебек йөрәгең тотса. З.Зәйнуллин

3) Әйтеп үтелгән, алда телгә алынган, баягы. Ялт итеп кенә чыгып, теге абый турында сорашып керсә? Әнисе сизми дә кала ич! А.Гыйләҗев. Менә ул, минем якка карамаска тырышып, җәһәт кенә теге зәңгәр туфлиләрне киде дә йөгерә-атлый урамга чыгып китте. Г.Якупова

4) Инде билгеле булган, мәгълүм

5) Шул ук җөмләдә күрсәтелгән берәр билгесе, үзенчәлеге буенча мәгълүм. Теге чакта, университетка керә алмыйча кире кайткач, ронодан мине Баллыболын мәктәбенә пионервожатый итеп җибәрделәр. М.Маликова. Теге бездән ике курс түбән укыган, беркайчан да тормышка ашмаячак әллә ниткән проектлар сызучы Имаметдиновмы? Г.Рәхим

6) күч. Сөйләшүчеләргә генә билгеле булган, үзара гына аңлашыла торган урын, вакыт яки зат. Мин болай дип яздым: «Теге мәсьәлә тикшерелде, рәис урыныннан алынды, хәзер колхозның эше көйләнеп килә». А.Расих. – Әйдә, Хәкимулла абый, борчылма, тегенең эзенә төштем мин,– диде. – Ташлытауга апаларына барып кергән. М.Мәһдиев

7) Ни сәбәпледер атап әйтәсе килмәгән зат яки әйбер. Шуннан теге, табып бирегез кызыгызны, дип, башта әнине дә, әтине дә кыйнаган, аннары аларның күз алдында безнең өйне яндырган. В.Нуруллин

8) Сөйләшүнең объекты хакында сүз барган зат яки әйбер. Комендант аның җилкәсенә бармак очы белән кагылуга, теге борылды, кыз кеше икән, юаш кына чырайлы иде. Х.Камалов. Теге, хуш исле печән чабып, арбага түшәде дә кинәт миңа карап туктап калды. Г.Рәхим

2. кис. мәгъ. Инде, тагы, бит, ла, лабаса. Син теге пуртәфиль тоттым дигәч тә... М.Мәһдиев. Үз иремнең тавышын Шәрәфинең булыр-булмас тавышы белән бутарга мине сез әллә теге юләр дип белдегезме? Р.Батулла

Теге дөнья эвф. Ахирәт. Кешеләр теге дөньядагы җәзадан куркып кына ышаналармы, әллә тагы биредә берәр тылсым бармы? Х.Камалов. Теге дөньяга җибәрү Үтерү. Башта Батталны теге дөньяга җибәрергә иде. Т.Гыйззәт. Кешене вакытсыз теге дөньяга җибәрүче – Малышев дигән җинаятьче. Ә.Баян. Теге дөньяга китү Үлү. Дәү әтисенең вафатыннан соң кечерәеп, ятимләнеп калган карчык әйтерсең карты артыннан теге дөньяга китәргә әзерләнеп йөри иде. И.Хуҗин. Иман бит ул сәламәтлек беткәч, картлык үкчәгә баскач, Газраил якадан алгач, теге дөньяга китәр вакыт җиткәч кенә кирәк. Д.Салихов. Теге дөньяга күчү к. теге дөньяга китү. Теге дөньяга күчә башлаган кешенең аягы-кулы, бөтен тәне салкын булырга тиеш иде кебек. Н.Фәттах. --- бу мәсьәләне күбрәк авыру кешеләр кузгата, суд юлларында еллар буе йөри торгач, алар тын гына теге дөньяга күчәләр. Ф.Бәйрәмова. Теге дөньяга озату к. теге дөньяга җибәрү. Бу этне теге дөньяга озаткан кешегә орден бирергә кирәк, диде Кәлимуллин, юри милиционерларның ачуын китерү өчен, һәм кул селтәп китеп барды. Х.Камалов. Дүрт җиргә куелган күзәтчеләрне шома гына теге дөньяга озаттык. Р.Сәгъди. Теге дөньяга олагу туп. к. теге дөньяга китү. Нигә ул, ир уртасы, гакылы тупсага утырырга тиешле кеше, әбер-чебер, малай-шалай уеннарына катнашып, юлларда атышып йөри? Чүт-чүт теге дөньяга олакмады. Т.Галиуллин. Фәрманыгыз үтәлде, бөек ханым. Акылгали, агулы чишмә суы эчеп, теге дөньяга олагачак. Г.Сабитов. Теге дөньяга олактыру туп. к. теге дөньяга җибәрү. Азат Айсылу аркасында кулга алына язуын башына да китерә алмады. Чөнки бар булган шаһитларны теге дөньяга олактырды. Р.Сәгъди. Бүген ул Азатны теге дөньяга олактырачак. З.Мәхмүди. Теге яки бу Кайсыдыр, берәр, нинди дә булса. Югарыдагылар халык сүзенә колак салмыйлар, дисәк тә, җәмәгатьчелектә теге яки бу фикер өлгерми торып, власть башындагылар бик селкенми. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә