ТЕГӘРҖЕП и. Тупас тукыма, киез, күн һ.б.ш. калын материалларны тегү өчен хезмәт иткән нык, башкалардан күпкә юанрак җеп. Бер кисәк сабынның яртысын тегәрҗеп белән кисеп алдым да перчаткаларны күтәреп чыгып бара идем, каршыма әнкәй килеп чыкты. М.Маликова. Бүрәнәгә кагылган кадакларда төрледән-төрле борау, пычкы, калын тегәрҗеп, линейкалар эленгән. Р.Низами |