ТЕА’ТРЧЫ и. 1) Театр әһеле, театрда эшләүче кеше. Иҗат эшендәге яңалык, алга китеш һәм үсешләрне бары форма тармагындагы яңалыклар белән генә билгеләү, бары формаль җитешлекләр артыннан гына куу – байтак язучы, театрчы иптәшләребезгә хас нәрсә. М.Җәлил. Сәхнәдә уйнамаучы театрчы да була икән, әй!.. Г.Гомәр

2) Театр сәнгатен тикшерүче галим; театр тәнкыйтьчесе. Ләкин татарның борынгыдан театрлы, тамашалы халык булганы галимнәрнең, театрчыларның башына да килми. Р.Батулла

3) Театр һәвәскәре, театр карау яки кую, театр оештыру белән мавыгучы. [Хөсәен:] Бөтен мөселманнарның театрчыларга укыган ләгънәтләре синең башыңа да төшәчәктер. Ф.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә