ТЕАТРАЛЬ с. 1) Театр сәнгате белән бәйле, театрга караган. Суфия тәтәм – татар хатын-кызларыннан беренче булып югары театраль белем алган кеше. Р.Батулла 2) Эчтәлеге, асылы белән театрга караган; тамашачылар алдында башкарыла торган. Алар Тукай әкиятләре, шигырьләре нигезендә театраль композицияләр, тамашалар күрсәтте. М.Вафин. Тамаша төрки халыклар театрларының бәйрәм парады һәм зур театраль концерт белән ачылачак. Г.Шәйхетдин 3) күч. Ясалма; гади, табигый булмаган, күрсәтеп, махсус эшләнгән. – Хәсбиева! – диде ул, театраль тавыш белән. – Мин сезне сөям. М.Мәһдиев |