ТЕАТР и. гр. 1) Чынбарлыкны тамашачылар алдында куелган сәхнә уены аркылы чагылдыра торган сәнгать төре. Театр дөньясында зур абруйга ирешкән Наилә Гәрәева, Ирек Баһманов, Вадим Кешнер – аның партадашлары. Л.Хәмидуллин. Шәүкәт абый Биктимеров, ахырдан сүз алып, болай диде: «Татар ул – театр яратучы халык ---». Э.Фатыйхова 2) Бер язучының яки драма мәктәбенең барлык драма әсәрләре 3) Тамашалар оештыру белән шөгыльләнә торган учреждение, оешма. Түбән Камада өч театр эшли. Чаллы театры уңышларга ирешеп килә. Минзәлә театрын саклап калуга ирештек. Ю.Сафиуллин // Шуның коллективы. Бу әсәрне театр Ленинград шәһәренә гастрольгә дә алып бара, һәм анда да спектакль сәхнә сәнгате буларак бик югары бәяләнә. Д.Гыймранова 4) Тамашалар оештырыла торган зал, бина һ.б.ш. урын. Мәсәлән, Мохтар Мутин турында болай дип сөйлиләр: ул, театрга барып җитәргә бер квартал кала такси тотып, театр каршындагы тамашачылар янына таксидан гына килеп төшкән. Р.Миңнуллин. Хәзер, менә шушы минутларда, театр фойесында атаклы җырчы белән очрашу булачак! М.Вәли-Барҗылы // Шул тамашаның үзе. Утырышып беткәч, театр башланды дигәндә генә, бер-бер артлы телефон шалтырарга тотынды. Э.Фатыйхова 5) күч. Берәр вакыйга бара торган урын, билгеле күренешнең җәелү киңлеге. Сугыш хәрәкәтләре театры. Анатомик театр 6) күч. Тамаша, кәмит. Миңа күңелендәгесе теленә күчкән өлкәннәрне тыңлап яту кызык: бушлай театр, тормыш мәктәбе. Т.Галиуллин. Галимхан салган көнне кибет яны, капка төбе гөрләп тора: түләүсез театр. Р.Батулла |