ТӘ’ЯН рәв. гар. диал. 1) Һаман, гел генә, бик еш. Тәян ал да гөл булмый. Мәкаль. Гадәт-сыйфатларың безнеке, ләкин бисмилланы тәян онытасың, ашагач, бит сыйпамыйсың, намаз-тәһарәт турында әйтеп тә тормыйм. Син кем? И.Хуҗин 2) Бөтенләй, нәкъ. Кыз тәян анасына охшаган. Егет тәян авылча киенгән 3) Гел, барысы да. Биш бала үстерде, тәян егетләр генә, бер кызы да юк |