ТӘЯММҮМ и. гар. дини Су булмаган җирдә кулны ком, тузан һ.б.ш. туфрак затына тидереп тиешле әгъзаларны сыпырудан гыйбарәт тәһарәтләнү. Мохтарның бала вакытында мәктәптә тәһарәт, тәяммүм мәсьәләләрен укыганлыгы исенә төште һәм хәзердә дә каберлек шикелле урыннарда муллалар, мөәззиннәр өчен ул кулланмаларның кирәге бетмәгәнлек аңа кызык тоелды. Ш.Камал. Ул икенде намазыны тәяммүм берлән генә, хәзрәтнең рөхсәте вә фәтвасы берлән утырып кына укый алса да, ахшам намазыны бөтенләй кыла алмады. Г.Исхакый ◊ Тәяммүм алу Ике кулны ком, балчык ише туфрак затына сугып, йөзне, беләккә кадәр кулларны сыпырып тәһарәтләнү. Кичә ястү намазына хәле китте, тәяммүм алып кына укыйм мин, диде. Туган як. Тәяммүм сугу дини к. тәяммүм алу. Тәһарәт алырга оныткан булсалар, тәяммүм сугып укырга мөмкин ич. Ш.Камал. Тәяммүм ташы 1) дини Тәяммүм кылу өчен һәрвакыт янда йөртелә торган таш; 2) Күп йөреп, күпне күреп шомарып, остарып беткән кеше |