ТӘЭССОРАТЛЫ с. 1) Төрле күренешләрдән, вакыйгалардан, сүзләрдән һ.б. күңеле тиз йомшара, нечкәрә торган, тиз әсәрләнүчән. Соң дәрәҗәдә тәэссоратлы, соң дәрәҗәдә хыялый Мөхәммәт ялгызлыкка бирелә. Г.Гобәй. Ул ифрат дәрәҗәдә тойгылы, чиктән тыш тәэссоратлы, хисле бала булып үсте. М.Әмирханов 2) Тәэсирләнгән. Ни әйтсәң дә, күңелнең бик сизгер, бик нечкә, бик тәэссоратлы чагы. М.Хәсәнов 3) Көчле тәэсир итә торган, тирән тойгы, хис тудыра торган; тәэсир итәрлек. Моңа, күрәсең, вакыйгалар ишлелеге, аларның артыграк та тәэссоратлы булуы комачаулагандыр – югарыда сөйләгәннәр шуңа дәлил. М.Хуҗин. Якты ай һәм аның йөз нуры икесе дә бердәй гүзәл, бердәй тәэссоратлы түгелләрмени? Ф.Яхин |