ТӘЭССОРАТ и. гар. кит. Кемнең дә булса аңында, рухи халәтендә тышкы дөнья күренешләре, кешеләр һ.б. калдырган, тудырган тойгылар, тәэсирләр, эзләр һәм аларга бәйле кичерешләр. Габделнурны биләп алган тәэссорат Рәйсәнәгә дә ят түгел иде. Р.Кәрами. Иң үтемле дәва – яки җылы сүз, яки яхшы тәэссорат икән ләбаса!.. З.Хөснияр |