ТӘЭСИРЛЕ с. 1. 1) Тирән тәэсир, тойгы, хис тудыра торган. Күргәзмә искитәрлек тәэсирле иде, мин заллар буйлап йөргән чагында, С.Хәким утырып та торды. Н.Нәҗми. Бу җыр – Илһамның «Карурман»ыннан кала иң куәтле, иң тәэсирле җырыдыр, мөгаен. Р.Батулла 2) Кешенең холык-фигыленә, эшенә, карашларына һ.б.ш. йогынты ясарлык, тәэсир итәрлек. Йөгерешкә китәсе кешенеке сыман, аның йөрәге дөп-дөп типте, һәм шуңа күрә баштарак аның сүзләре бик тәэсирле булып, чын күңелдән сөйләнгән шикелле булып яңгырады. Н.Фәттах. Бер үк заманда, бер мохиттә яшәгән, иҗат иткән «тере классиклар»ның йогынтысы аеруча җанлы, тәэсирле була. Л.Шагыйрьҗан 3) Абруйлы, хөрмәтле; вазифасы, эшчәнлеге һ.б. белән хөрмәт казанган, үз фикере, карашы булган; йогынтылы, сүзе үтүчән. Яхшы костюмлы, яхшы ботинкалы, дәрәҗәле, «тәэсирле» иптәшләр арасында мин бар. М.Мәһдиев. Камил әфәнде Сарытау өлкәсенең иң бай һәм иң тәэсирле кешеләреннән берсе санала. А.Шәймәрдән 2. рәв. мәгъ. Тирән хис, тәэсир тудырырлык итеп. Совет халкының Ватан сугышында биргән корбаннарын шундый тәэсирле итеп сөйләде!.. А.Гыйләҗев. Ибраһимов шушы «Яз башы» хикәясендә хис-тойгыларны тәэсирле итеп сурәтләп килә-килә дә, иң югары ноктага китереп җиткергәндә, әсәренә хыялый, мифик-әкияти юха, аждаһа турындагы хәбәрләрне кертә. Ф.Яхин |