ТӘЭСИРЛӘНҮ ф. Берәр сүз, күренеш һ.б.ш.дан күңелдә көчле кичерешләр уяну, тойгылар кузгалу, әсәрләнү; күңел йомшару, хискә бирелү. Җанланып, тәэсирләнеп, «Бәрәкалла! Сөбханалла!» дип кат-кат әйтерлек шул. А.Хәсәнов Тәэсирләнә бару Торган саен күбрәк тәэсирләнү. Бу урамнарны күреп йөргәндә, мин тагын да тәэсирләнә бардым, күңелем нечкәрде. Ш.Маннур Тәэсирләнә төшү Тагын да күбрәк тәэсирләнү; бераз тәэсирләнү. – Мин синнән калмыйм, – диде ул тәэсирләнә төшеп һәм елый башлады. Г.Галиев Тәэсирләнеп бетү Тәмам тәэсирләнү, бик нык тәэсирләнү. Йөри-йөри тәэсирләнеп беттек, ару турында уйламадык та без ---. Р.Камал Тәэсирләнеп җитү Тәмам тәэсирләнгән хәлгә килү. Тәэсирләнеп җиткән күңеленә шул сүзләр генә кирәк булган икән, күз яшьләрен сөртә-сөртә, әнисенә таба йөгерде ул. Мәдәни җомга Тәэсирләнеп китү Кинәт тәэсирләнү. Мин тәэсирләнеп киттем, Тукайның Казан турындагы шигырен күңелемнән укыйм: «Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап». М.Хәбибуллин Тәэсирләнеп тору Озак вакыт дәвамында тәэсирләнү; хәзер, сөйләү моментында тәэсирләнү. Аларның нәфис бизәкләренә сокланып, читкәрәк китеп, озын-озак итеп карап, тәэсирләнеп тора. Т.Галиуллин. Кыз исә кайнар күз яшьләре булып аккан сагышын тиз генә басып куя алмады, шулай аптырап, тәэсирләнеп торган килеш, кулы белән ишарәләп, Мусаны үз янына менәргә чакырды. Г.Гыйльманов |