ТӘЭСИРЛӘНДЕРҮ ф. Әсәрләндерү, тойгыларын кузгату, хисләндерү, күңелен йомшарту. Тик әлегә ышаныч хисенең һаман арта, үсә баруы аны күбрәк тәэсирләндерә, ул хиснең тәмам ныгып җиткәнен түземсезлек белән көтә. З.Хөснияр. Сезнең хатыгыз һәм теләктәшлек күрсәтүегез мине бик нык тәэсирләндерде. С.Ибраһимова

Тәэсирләндерә бару Торган саен күбрәк тәэсирләндерү. Ул безне чынлап та тәэсирләндерә бара, уйландыра, дулкынландыра. Шәһри Казан

Тәэсирләндерә төшү Элеккегә караганда күбрәк тәэсирләндерү. Укыган саен ул китап мине тагын да тәэсирләндерә төште, йотылып укый башладым. Р.Вәлиева

Тәэсирләндереп җибәрү Тәэсирләнергә этәргеч бирү, сәбәп булу; бераз тәэсирләндерү. Үзләре белгән җырны радиодан ишетү аларны шулай тәэсирләндереп җибәргән. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә