ТӘЭСИР и. гар. 1) Үзара нинди дә булса багланышка кергән, багланышта торган нәрсәләрнең шул багланыш нәтиҗәсендә үзгәрешкә дучар ителүе; берәр кеше яки нәрсә тарафыннан икенче һ.б. кеше яки нәрсәгә ясалган йогынты. Мөселман хатын-кызларның тормышына Интернетның тәэсире тагын да зуррак. Н.Акмал. Таулы өлкәләрдә агулы үсемлекләрнең тигезлекләргә караганда күбрәк очравы биеклекнең үсемлек составына тәэсире белән аңлатыла. Агулы үсемлекләр 2) Берәр кеше яки нәрсә белән танышудан, очрашудан, аралашудан соң шул кеше (яки нәрсә) турында туган фикер. Юк, мин башта... дорфа кыландым... бигрәк ямьсез тәэсир калдырганмын инде, әллә нинди мин... мине күпләр аңламый. Г.Әпсәләмов. Ә былтыр көз бер мөселман мәрхүмне искә алу кичәсендә Әдһәм хәзрәт авырып килмәгәнлектән, аның өчен Коръән аятьләрен Фәгыйлә укый һәм тыңлаучыларда әйбәт тәэсир калдыра, җылы хуплау таба. С.Сабиров 3) Тышкы дөнья күренешләренең, предметларның яки сүзләрнең кеше аңында, рухи халәтендә калдырган эзе, чагылышы. Моңа әтинең тырышлыгы һәм мине чорнаган мохитнең тәэсире чиксез булды. А.Хәсәнов. Ә менә андый сәяхәтнең бүгенге көнгә тәэсире булмыйча калмас... А.Тимергалин 4) Хисләнү, тойгылану, әсәрләнү күренеше. «Кораб» шигырен ул, бәлки, шул сәяхәт тәэсире астында язгандыр. М.Мәһдиев. Бу язмам ул исән чакта ук, аның белән очрашу тәэсирендә язылган иде. С.Мөхәммәтҗанова |