ТӘЭМИ’Н ИТҮ ф. 1) Берәр нәрсәне тормышка ашыру өчен кирәкле матди шартлар тудыру; булдыру, яхшырту, көйләү. Мин бит синең өчен, Алла каршында коточкыч гөнаһлар эшләп, башка берәүләрнең күз яшьләре белән, киләчәк тормышыңны тәэмин итәргә тырышам. Т.Гыйззәт. – Бүген үк, хәзер үк бөтенесен саклауны тәэмин ит, кырга каравылчылар куясыз, бер генә винтигына да кагыласы түгел, каравыл башлыгы итеп лично үзең билгеләнәсең, иртәгә хөкүмәт комиссиясе киләчәк, – диде. М.Мәһдиев

2) Ихтыяҗларны канәгатьләндерү; кирәк нәрсәне биреп тору яисә берьюлы бирү, тапшыру, булдыру. Сәнгатькә өйрәтү ягыннан Тәнзиләдә әллә ни сәләт юк иде, ә менә занятиене оештыру, анда һәркемнең катнашуын тәэмин итү эшләрен шәп булдырды ул. Г.Рәхим. Аннары инде без сезне, яшь белгеч буларак, квартира белән тәэмин итү чарасын күрербез. М.Хәсәнов

3) Нәрсәне дә булса булдыруга, үстерүгә, саклауга йогынты ясау, өлеш кертү, роль уйнау. Телебезне, милли рухыбызны саклауда, хәтер дәвамчанлыгын тәэмин итүдә бу шагыйрьнең роле искиткеч зур. Х.Миңнегулов. Аның сүзләренчә, татар халкын саклап калу, аңа хас рухилыкны тәэмин итү өчен, балага кечкенә яшьтән үк ислам динен сеңдерергә кирәк. Р.Шакир



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә