ТӘЭМИН и. гар. Тормыш, көнкүреш кирәк-яракларын булдыру, җитештерү яисә нәрсәне дә булса тормышка ашыру өчен кирәкле шартлар тудыру эше. Һәрбер кавем үзенең тереклеген тәэмин өчен, үзен үзе бетүдән саклар өчен, кулыннан килгәнчә тырышырга, хезмәт итәргә тиеш. Г.Тукай. Һәр кеше истикъбален тәэмин өчен дәртенә чара тапсын. М.Гафури



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә