ТӘШРИ’Ф ИТҮ ф. иск. Үзенең килүе белән кемне дә булса олылау, шәрәфләндерү, хөрмәтләү; хөрмәт күрсәтеп кемгә дә булса бару, килү. Берәр атна, ун көн үткәч, Троицкидан һәм кыргыз кардәшләремездән берничә затлар тәшриф иттеләр. Г.Исхакый. Имтихан күрергә теләгән ханымнар 9 – 13 сәгатькә кадәр мулла Габдулла Әмирхани йортына тәшриф итсеннәр. Р.Әмирхан |