ТӘШРИФ и. гар. кит. 1) Хөрмәт күрсәтү, олылау, зурлау, шәрәфләндерү. Бу тәшрифең сәүдәгәргә тәэсир иткән, Шуның өчен рәхмәт укыр чын күңелдән ---. К.Тинчурин 2) Кая булса да бару, килү белән шул урынны зурлау, шәрәфләндерү. Бер милләтнең сәясәттә тоткан юлын күрсәтә торган нәрсәләрдән иң ачыгы ул – милләт падишаһының зурлык сатып-сатмавы, сарайларының зур булып-булмаулары вә аны зиярәт белән тәшрифенең тантаналар эчендә күмелеп-күмелмәведер. Г.Бубый. Гаяз әфәнде Исхакыйның чит илгә тәшрифе вакытында төшкән фотосы булырга тиеш ул. Мирас |