ТӘШКИ’Л ИТҮ ф. 1) Хасил итү, гыйбарәт булу, булып тору. Далада, күпчелек халкы атлы гаскәр тәшкил иткән җәмгыятьтә, җиңелчә җинаятьне җәзалауда таяк түгел, камчы, чыбыркы хәлиткеч роль уйнарга тиеш иде кебек. Н.Фәттах 2) Барлыкка китерү, формалаштыру, оештыру. Бер телдән икенче телгә сүзгә-сүз күчерү тәрҗемә чылбырында әһәмиятле буынны тәшкил итә. Р.Юсупов |