ТӘШКИЛӘТ и. гар. кит. 1) Икътисади, сәяси һ.б.ш. оешма. Яңа икътисади тәшкиләтләр мөстәкыйль эшләргә өйрәнергә тиеш булачаклар. И.Әмирхан 2) Учреждение. Анда гарәп хәрефләреннән баш тарту һәм латинчага күчү кирәклеге әйтелә, партиянең район оешмаларына, матбугат органнарына, мәгариф буенча халык комиссариаты тәшкиләтләренә, латинчага күчүне көнүзәк мәсьәлә дип карарга, дигән күрсәтмә бирелә. Р.Вәлиев 3) Берләшмә; кешеләр төркеме. Мәрхүмнең җан тәслименнән соң кайтып төшкән балаларыннан, оныкларыннан үзенә күрә бер тәшкиләт оештырып, әниләренең һәм картәниләренең ахирәте Ләйлебәдәр карчык тешсез авызларын ләштер-лөштер китереп сөйләнә иде: «Бигрәк кенәләр дә изге җанлы кеше иде Сәлахетдин мәрхүмкәем!» А.Хәлим. Миңа калса, талантлы язучыларны, рәссамнарны, музыкантларны, театр әһелләрен бергә туплаган куәтле бер тәшкиләт корырга кирәк, ул тәшкиләт Татар конгрессы белән дә, депутатлар корпусы белән дә, Президент белән дә турыдан-туры хезмәттәшлек итәрдәй булсын. Р.Батулла |