ТӘШВИШЛЕ с. 1) Шиккә, куркуга, шик-шөбһәгә төшерә торган; шомлы. Тәрбиячеләрнең һәм форма кигән надзирательләрнең чыш-пыш килүе, тәшвишле ыгы-зыгысы безне, әлбәттә, шомрайтты. А.Тимергалин. Аны тәшвишле четерекле хәлдән телефон челтерәве коткарды. М.Әмирханов

2) Шикләнүчән, шөбһәчән, куркучан. Юк, бөтенләй беткән баш түгел икәнмен әле, дип, тәшвишле җанына тамчы хәтле генә канәгатьлек килде. Х.Камалов

3) Шикләнә, шөбһә белдерә торган. Егет, кызның тавышында тәшвишле аһәң ишетеп, туктап калды. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә