ТӘШВИШЛӘНҮ ф. Шикләнеп, шомланып борчылу, курку; тынычсызлану, аптырау. Хатны алу белән ул әлсерәү йөрәкнең шундук аһ-ваһ тәшвишләнүе, әллә ниләр уйлавы бар бит. С.Сабиров. Зурдан кубып бимазаланырга, борчылырга, тәшвишләнергә сәбәп тә юк кебек. Т.Галиуллин

Тәшвишләнә бару Торган саен күбрәк тәшвишләнү. Шау-шу арткан саен, ул тагын да тәшвишләнә барды, күзенә беркем күренмәс булды. Р.Вәлиева

Тәшвишләнә башлау Тәшвишләнергә тотыну. Хатыным да минем бу төшләремә тәшвишләнә башлады. Җ.Дәрзаман. Әллә быел җәй булмыймы икән, Ходаем, дип тәшвишләнә башлаган картларның борчуын басарга теләгәндәй, күктә яңа ай тугач, көннәр дә аязып-рәтләнеп китте. Шәһри Казан

Тәшвишләнә төшү Тагын да күбрәк тәшвишләнү. Кыз тәшвишләнә төште

Тәшвишләнеп бетү Тәмам тәшвишләнү, бик нык тәшвишләнү. --- син кайтканны көтә-көтә, әниең тәшвишләнеп беткән иде. Ш.Маннур

Тәшвишләнеп калу Ниндидер хәл, вакыйга сәбәпле кинәт тәшвишләнгән хәлгә килү. Сәет уйланып, тәшвишләнеп калды: ханымны өенә чакыру уе юк иде, ташлап китеп тә булмый. Т.Галиуллин

Тәшвишләнеп кую Аз гына тәшвишләнү. Ә җиңгәсе, хәйләкәр Гыйльмениса, болай үзе ишетмәгәнгә салышкандай торса да, эченнән кинәт тәшвишләнеп куйды: «Тишекле сөяк җирдә ятмый, диләр». Ф.Хөсни

Тәшвишләнеп тору Сөйләү моментында тәшвишләнү; озак вакыт дәвамында тәшвишләнү, һаман тәшвишләнү. – Тәшвишләнеп торырга вакыт юк, аны барыбер безгә эшләргә, киттек әйдәгез, – диде ул, безгә карап та тормыйча. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә