ТӘШВИШ и. гар. 1) Шик-шөбһә, күңел тынычсызлыгы; тирән борчылу, дулкынлану хәле. Эчең тулы борчу, җан кайгысы, тәшвиш булганда, тирә-юнь, табигать күзгә күренми икән. Х.Камалов. Шулай да мин, аның йөзендә ниндидер тәшвиш күләгәсен абайлап: – Иминлекме, Зөлфия? Сине нидер борчый төсле? – дип сорадым. А.Тимергалин 2) Курку, шикләнү, шом. Тау астында чуалыш, үлем, җан ачысы белән кычкырган хушлашу авазлары, өннәре алынган ат кешнәве, тәшвиш, өметсезлек, гарасат һәм мәхшәр!.. В.Имамов. Бар, дисә, хәвеф-хәтәрдән, кызның күңеленә тәшвиш кертүдән курка. Г.Гыйльманов ◊ Тәшвиш салу Кемнең дә булса күңелендә шик-шөбһә, курку тудыру. Бу акыллы башның күңеленә тәшвиш салмасын иде дә аңа тәвәккәллек бирсен иде! Ә.Еники. Тузанлы юлда үзләреннән-үзләре барлыкка килеп биешә, тузгый башлаган нәни җен өермәләре генә ничектер күңелгә тәшвиш сала. А.Тимергалин. Тәшвишкә салу Коткы, фетнә тарату, котырту. Фәлән төрле ысул белән уку шәригатькә каршы, дигән кебек юк сылтаулар белән укуга, укытучылар һәм мәктәп тәрбия кылучыларга каршы төшүчеләр, рисәләләр бастырып, халыкны тәшвишкә салучылар һәм укытучылар өстеннән шикаять итүчеләр. Р.Фәхретдин. И монафикъ, син халыкны тәшвишкә салдың, аларга ялган сөйләп, вәсвәсә кылдың. Ф.Яхин. Тәшвишкә төшү Куркып калу, шөбһәләнү, шикләнү; аптырап калу. Күңел чоңгылының төбендә бөтерелә башлаган дулкыннарның ерак тавышын ишетеп тәшвишкә төшкән кеше кайчак, үзен үзе шулай алдап, хәвефтән котылмакчы була бит. Г.Әпсәләмов. Рәфис тәшвишкә төште. А.Вергазов. Тәшвиш төшерү Курку кертү, коткы тарату, шом салу. Русия мөселманнарының күңеленә тәшвиш төшерәчәк түгелдер. Г.Исхакый |