ТӘШӘККЕР и. гар. иск. Рәхмәт; шөкер. Вәлид торып утырып, тәшәккер тулган караш белән күзләремә карап, сүзсез генә минем кулымны кысты. Гали Рәхим. – Тәшәккер, бәй әфәндем! – дип мыгырдандым да сукраныбрак икенче ягыма әйләнеп яттым. Т.Әйди

Тәшәккердән гаҗиз 1) Бик нык шатлану, куанычтан нишләргә дә белмәү. Пәйгамбәр тәшәккердән гаҗиз... Г.Гобәй. Мин, әлбәттә, борынгыча әйтсәк, тәшәккердән гаҗизмен! Ә.Еники; 2) Күп рәхмәт әйтү. – Тәшәккердән гаҗизмен, хөрмәтле шеф, – дип җавап бирде Муса. Ш.Маннур



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә