ТӘШӘББЕС и. гар. иск. Инициатива; бер эшкә керешү, тотыну, бер эшне башлап җибәрү. Финляндиянең Тампере шәһәрендә «Тампере төркләре берлеге»нең тәшәббесе (инициативасы) берлә хөрмәтле Гаяз әфәнденең шәрәфенә бер милли кичә тәртип ителде. Г.Исхакый. Хуҗа Габделбәдигъның халык әдәбиятын тергезү юлындагы тәшәббесе шулардан бередер. Ф.Сәйфи |