ТӘҺЛИЛ и. гар. дини 1) «Лә илаһә иллә Аллаһ» («Аллаһтан башка илаһ юк») җөмләсен әйтү. Сабый Аллаһы Тәгаләне искә төшерде, ишетәсеңме, Гыймаделислам, «Лә илаһә илаллаһ!» диде – тәһлил әйтте, гомере озын булыр, Аллаһы боерса, сабыең Хак Тәгаләне мактап аваз салды. Д.Каюмова 2) Җеназа мәрасименең бер өлеше: мәетне өйдән чыгарыр алдыннан, берничә кешенең тәсбих тартып, билгеле тапкыр «лә илаһә иллә Аллаһ» сүзләрен әйтеп Коръән укып багышлавы. Бөтен авылның картлары тәһлилгә җыелды. Г.Исхакый. Картлар, кесәләреннән дисбеләрен алып, мәеткә багышлап тәһлил чыктылар. Г.Галиев |