ТӘҺАРӘТХАНӘ и. гар.-фар. 1) Тәһарәт алу өчен махсус бүлмә яки бина. Һәм күп өйләрдә тәһарәтханә хатыннар өчен башкача була. К.Насыйри. Беренче катта тәһарәтханә һәм ифтар мәҗлесләрен оештыру өчен кечкенә аш бүлмәсе урнашкан. Безнең гәҗит

2) Бәдрәф, хаҗәтханә. Мин тышка чыккан җирдән, тәһарәтханә ярыгыннан, күрше кызы Галимәне карап тордым. Г.Исхакый. Хуҗага болар гына аз тоелды: ул тирә-якта булмаганча иттереп тәһарәтханә ясады, аның бер ягын ирләргә, икенчесен хатын-кызга тәгаенләп, ике бүлемле итте, электр үткәрде, өй күтәрмәсеннән ак плитәләрдән юл-сукмак сузды – патшалар да җәяү йөри торган җиргә ялан тәпи барырлык булды. Д.Булатова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә