ТӘҺАРӘТСЕЗ с. 1. 1) Тәһарәте булмаган, тәһарәт алмаган, тәһарәте бозылган. Бу кадәресен инде Мохтар абзый күтәрә алмады: «Тәһарәтсез, имансыз авызың белән кагыласы булма изге китапка!» – дип, туганнан туганына җикеренеп куйды. М.Хәсәнов. Гөлмия – үтә явыз кемсә: урамда очраса, син – тәһарәтсез, намазсыз, догасыз марҗа, дип бәйләнеп үтерә. Н.Гыйматдинова

2) Тәһарәт алмыйча кылынган (гыйбадәт, намаз тур.). Тәһарәтсез намаз уку белән бердер ул, димен. Т.Галиуллин

2. рәв. мәгъ. Юынмаган, тәһарәт алмаган килеш. Тәһарәтем бар, шөкер, тәһарәтсез йөрмим. М.Хуҗин. Төшләрне тәһарәтсез килеш юрарга ярамый, ди торгание минем каенанам, урыны җәннәттә булсын! Г.Галиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә