ТӘҺАРӘТЛӘНҮ ф. к. тәһарәт алу. Алар, намазга кичегүдән куркып, тәһарәтләнергә дә онытканнар иде. М.Галәү. Тәһарәтләнгәндә, пәйгамбәр үзенең данлыклы йөзеген бармагыннан салып, Әминәгә биреп саклата иде. Ф.Яхин

Тәһарәтләнеп алу Тиз генә тәһарәтләнү. Яңадан урамга чыгып, чишмә суында тәһарәтләнеп алдылар, кыйбланы эзләп табып, кичке намазларын укыдылар. Ф.Бәйрәмова

Тәһарәтләнеп тору Даими тәһарәтләнү, гел тәһарәтле булу. Минем дусларым, ураза тотмыймы дип, су эчертеп, намаз укымыймы дип, аякларын карап йөргән (намаз укучыныкы чебиләми, гел юып, тәһарәтләнеп торгач) укытучыларны елап искә алалар. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә