ТӘҺАРӘТЛӘНДЕРҮ ф. Кемгә дә булса тәһарәт алдыру. Күрше хатыннары берлән абыстай, Гөлйөзем әбине тәһарәтләндереп, аны да эчерде. Г.Исхакый. Мөхәммәд галәйһиссәлам, кемнең күзе тисә, шул кешене тәһарәтләндереп, суын җыярга һәм шуның белән Сәлманны госел коендырырга кушты. Ф.Яхин Тәһарәтләндереп алу Тиз генә тәһарәтләндерү. Әтине тәһарәтләндереп алырга кирәк Тәһарәтләндереп бетерү Тәһарәтләндерүне төгәлләү, тәһарәтләнгән хәлгә китерү. Тәһарәтләндеререп бетергәч чакырырмын. Р.Вәлиев |